Книга на татарском языке "Һәфтияк Шәриф" твердая обложка
Артикул: 8517
Коръән Кәрим Аллаһы Тәгалә тарафыннан Пәйгамбәребез Мәхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә 23 ел дәвамында билгеле вакыйгаларга карап бүленеп-бүленеп иңдерелгән Мөбәрак Китап.
Коръән Кәримдәге сүзләрнең һәркайсысы Аллаһы Тәгаләнең Үз сүзләре һәм ул гарәп телендә иңдерелгән. Анда кешеләргә дөнья һәм ахирәтләре өчен кирәкле булган хөкемнәр язылган.
Коръән Кәрим хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең күркәм бер хәдисе бар. Гали ибн Әбү Талиб р.а.г.дән риваять ителә: Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Аллаһның Китабы ул сезгә хәтле булганнарның һәм сездән соң булачакларның хәбәре, сезнең һәм үз арагыз өчен канун, ул хак белән батылны аеручы, анда юк шаяру, аның белән кешенең теләкләре адашып китми, чын галимнәр аны укый-укый туя алмас, аны күп кабатлап уку белән кеше армый, туймый, аның могҗизалары һич югалмый.
Әгәр дә берәү аның белән гамәл кылудан туктаса, Аллаһы Тәгалә аны юк итә һәм кем туры юлны Коръәннән башка урында эзләсә, Аллаһы Тәгалә аны адаштыра. Бу Аллаһы Тәгаләненык җебе, ул хикмәтле зикер, ул хак юл, аның белән гамәл итүче әҗер ала, аның белән хөкем итүче - гадел. Ә кем Коръәнгә чакыра, ул хак, туры юлга чакыра" (Тирмизи риваять иткән).
Икенче хәдис-шәрифтә әйтелгән: "Сезнең иң хаерлегез - Коръәнне өйрәнүче һәм аны өйрәтүче" (Сахих Бухари).
Священный Коран — это благословенная Книга, ниспосланная Всемогущим Аллахом нашему Пророку Мухаммаду (мир ему и благословение Аллаха) в течение 23 лет отдельными частями, соответствующими определенным событиям.
Каждое слово Священного Корана — это слово самого Аллаха Всемогущего, и оно было ниспослано на арабском языке. В нем содержатся предписания, необходимые людям как для жизни в этом мире, так и для жизни вечной.
Существует прекрасный хадис от нашего Пророка Мухаммада (мир ему и благословение Аллаха), касающийся Священного Корана. Али ибн Абу Талиб (да будет доволен им Аллах) передал слова Пророка (мир ему и благословение Аллаха): «В Книге Аллаха содержатся вести о тех, кто был до вас, и о тех, кто придет после вас, а также законы, регулирующие ваши дела; она — критерий, отличающий истину от лжи; в ней нет ничего легкомысленного; благодаря ей помыслы человека не сбиваются с верного пути; истинные ученые никогда не устают читать ее; она не надоедает и не утомляет при многократном чтении, а чудеса ее не иссякают».
«Того, кто перестанет поступать в соответствии с ним, Аллах Всемогущий погубит; а того, кто будет искать верный путь где-либо, кроме Корана, Аллах Всемогущий введет в заблуждение. Это — вервь Аллаха Всемогущего, мудрое Напоминание и истинный путь; тот, кто поступает согласно ему, получает награду, а тот, кто судит по нему, — справедлив. И тот, кто призывает к Корану, призывает к истинному, прямому пути» (передал ат-Тирмизи).
В другом благородном хадисе сказано: «Лучший из вас — тот, кто изучает Коран и обучает ему» (Сахих аль-Бухари).
Одобрено ДУМ РТ
1 200 руб