Книга детская "Беренче хәдисләрем", Раил Файзрахманов

Артикул: 7329

Кайсыбер хадисләр тупланган әлеге китап - балаларыбызга пәйгамбаребезнең (Аллаhның аңа сәламе вә рахмәте булсын) сйннәтен, әдәп-әхлагын өйрәтә торган дәреслек.
Балаларыбыз әдәп-әхлаклы булып үссеннәр өчен аларга кечкенәдән үк пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа сәламе вә рахмәте булсын) хәдисләрен уку яки үзләреннән укыту, булдыра алсак, хәтта ятлату да зарури. Балаларыбызга Аллаһ Раббыбыз Тәүфыйкъ һәм һидәят бирсә, алар үсеп буйга җиткәч, бу хезмәтләребезнең татлы җимешләрен әле татыячакбыз, ин шәә Аллаһ.

Әлеге китап-дәреслектә пәйгамбәребезнең (Аллаhның аңа сәламе вә рахмәте булсын) берникадәр хәдисе тупланган. Бу китап кече яшьтәге мәктәп балаларына үзлекләреннән уку өчен, әти-әниләргә балаларына уку өчен дип, тәкъдим ителә. Шулай ук ул мәдрәсәләрдә балаларга белем бирүче остазларга, мөгаллим-мөгаллимәләргә дә укыту ярдәмлеге булып хезмәт итәр, дип ышанабыз.

520 руб

Купить