Книга на татарском языке "Вәгазь-Нәсыйхәт китабы" беренче китап

Артикул: 4751

Автор үзенең язган китабы аша бүгенге динсез татар милләтенең ачы язмышын тасвирлый, татар милләтенең Ислам диненә карашын күрсәтә. Коръән, мәсҗидләр, дин була торып та, кызганыч, динсез, юлсыз, кыйбласыз һәм гамәлсез яшәгән татар милләтен, үзенең тирән эчтәлекле, ачык мәгънәле сүзләре һәм язмалары белән татар милләтен тәнкыйтьли, кисәтә, кешеләрне уйландыра һәм фикерләргә чакыра…

Аракы эчеп, зина-фәхеш сазлыгына кереп баткан, ахирәтен дөньяга алыштырган, гаделлекне аяк астына салган, күрәзәлек сихерчелек, багучылык белән агуланган, күп санлы күңел ачуларга алданган, бетәчәк ике көнлек дөнья корбаннарына әверелгән, Ислам динен оныткан, Коръән белән Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә теләмәгән, хәрәм ашауга-эчүгә бирелгән, «менә ишеләм… менә ишеләм…» дип һәлакәтлек чокыры кырыенда басып торган, гафиллеккә чумган халыкка автор Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен җиткерәсе һәм аңлатасы килә…
Автор акыл вә гыйлем күзлеге аша бүгенге тормышка һәм киләчәккә карап бәя бирә, җәһәннәмгә агым суы кебек юнәлгән халкы вә милләте өчен тирән борчыла һәм кайгыра. Кызганыч, имансызлык вә динсезлек афәте кешелек дөньясын коточкыч фаҗигаләргә һәм һәлакәтлеккә илтсә дә, аның нәтиҗәләре күз алдыбызда күренеп торса да, гыйбрәт ала белмәдек шул… гыйбрәтләр ала белмәдек… Нишлисең бит!

522 руб

Купить