Книга на татарском языке "Урта гасырлар татар әдәбияты", изд. Раннур
Артикул: 24904
XX гасырның соңгы унъеллыгында татар әдәбиятында дини мистик һәм мифологик күзаллаулар белән сугарылган әдәби әсәрләр мәйданга чыкты. Шул ук вакытта татар мифларын өйрәнүгә багышланган әһәмияткә лаеклы фәнни-популяр җыентыклар да укучыларга тәкъдим ителде. Шундыйлардан тәнкыйтьче-галим Г.Гыйльманов күп томлык «Татар мифлары» хезмәтен нәшер итә башлады. Аларда автор татар мифларын һәм магик йолаларын билгеле бер системага салырга, төркемнәргә берләштерергә уңышлы омтылышлар ясаган. Бу өлкәдә шушы хезмәт татар фольклор фәнендә кызыклы тупланмаларның берсе булды дип әйтергә мөмкин.
Татар мифларын фәнни планда һәм этнографик материал буларак беренчеләрдән булып инглиз галиме, этнограф, анимизм мәсьәләләре буенча теоретик Э.Б.Тайлор (1832-1917) шактый кызыклы итеп тикшергән һәм аларга гомумкешелек тарихи үсеше югарылыгыннан чыгып бәя биргән, мәдәни хәрәкәттәге урыннарын билгеләгән иде. Аның күзәтүләре бүгенге көндә дә фәнни әһәмиятләрен югалтмаганнар. Татар һәм төрки халыкларның мифларын өйрәнү буенча этнографик нигездә язылган Н.А.Алексеевның, В.В.Евсюковның, К.А. Окладникованың, А.М.Салагаевның, Э.Л.Львов, И.В.Октябрьская, М.С.Усмановларның хезмәтләрен атап үтәргә кирәк. Дөрес, бу хезмәтләрдә бер үк материалларның туктаусыз кабатлануы авторларның бәяләмәләрендәге объективлыкны киметкән, әмма мәсьәләне төрле яклап тикшерүләре белән алар, шул ук вакытта, шактый кызыклы да. Бу өлкәгә караган
күп кенә башка хезмәтләрне дә санап үтәргә мөмкин.
В последнее десятилетие XX века в татарской литературе появились произведения, проникнутые религиозно-мистическими и мифологическими мотивами. В то же время вниманию читателей были представлены и примечательные научно-популярные сборники, посвященные изучению татарских мифов. Среди таких деятелей — критик и исследователь Г. Гильманов, начавший публикацию многотомного труда «Татарские мифы». В этих томах автор предпринял успешную попытку систематизировать и классифицировать татарские мифы и магические обряды. Можно сказать, что этот труд представляет собой один из наиболее интересных сводов в области изучения татарского фольклора.
Одним из первых, кто убедительно рассмотрел татарские мифы с научной точки зрения и как этнографический материал, был английский ученый, этнограф и теоретик анимизма Э. Б. Тайлор (1832–1917); он оценил их с позиций общечеловеческого исторического развития и определил их место в культурной эволюции. Его наблюдения не утратили своей научной значимости и по сей день. Следует отметить работы Н.А. Алексеева, В.В. Евсюкова, К.А. Окладниковой, А.М. Салагаева, Э.Л. Львова, И.В. Октябрьской и М.С. Усманова, основанные на этнографическом изучении мифов татарских и тюркских народов.
Следует признать, что постоянное повторение одних и тех же сведений в этих работах снизило объективность оценок авторов; тем не менее, благодаря рассмотрению проблемы с различных точек зрения, эти труды остаются весьма интересными. Можно было бы привести и множество других исследований в данной области.
Одобрено ДУМ РТ
750 руб