Брошюра на татарском языке "Йәсин һәм тәбарәк", изд. Академия познания
Артикул: 24193
Имам Баһавиның бер риваятенә күрә, Пәйгамбәребез Хәзрәти Мөхәммәт (саллалаһугаләйһи үәсәлләм) болай дигән: «Аллаһы Тәгалә Тәха белән Йәсин сүрәләрен күк белән җирне яратуыннан мең ел элек укыды. Фәрештәләр Коръәнне ишетү белән: бу сүрәләр иңдереләчәк өммәтләр бәхетле булсыннар. Бу сүрәләрне күңелләрендә йөрткәннәр бәхетле булсыннар. Бу сүрәләрне укыган телләргә дә бәхет килсен,диделәр».
Әнәс Ибне Маликяза: «Рәсүлүллаһ (с.г.ү.) әйтте: Һәр нәрсәнең йөрәге бар.
Коръәннең йөрәге исә Йәсин сүрәседер». Коръәннең йөрәге, үзәге булган сүрәне уку, билгеле, аны укыган кешегә бик күп савап бирәчәк. Гадәттә Йәсин сүрәсен мәрхүм һәм мәрхүмәләр кабере өстендә укыйлар. Чыннан да, үлгән кешенең кабере янында укылган Йәсин аның газабын җиңеләйтә, аңа рәхимлек иңдерә. Әмма Йәсин илаһи бер хәзинәдер. Шуның өчен аны төрле очракларда да укырга киңәш ителә.
Моңа Пәйгамбәребезнең (с.г.ү) шушы сүзләре дә дәлил булып тора: «Кем Йәсинне берәр ихтыяҗыннан әүвәл укыса, ихтыяҗы хәл ителер» һәм дә «Кем төнлә Йәсин Шәрифне укыса, таңны (кечкенә) гөнаһлары гафу ителеп каршылар». Ислам белгечләре Йәсин сүрәсен 7, 21 яки 41 мәртәбә укыганда, аның тәэсире нәтиҗәсендә шик-шөбһәнең юкка чыгачагын бәян итәләр. Шуның өчөн дә Хәзрәти Мөхәммәт (с.г.ү),«Өммәтемдәге һәр кешенең йөрәгендә Йәсиннең булуын, һәркемнең аны ятлавын сорыйм»,ди.
Аллаһтан да яхшы белүче юктыр.
Согласно хадису имама Бахауи, наш Пророк Мухаммад (мир ему и благословение Аллаха) сказал: «Всевышний Аллах прочитал суры Таха и Ясин за тысячу лет до того, как Он сотворил небеса и землю. Услышав Коран, ангелы сказали: «Благословенны народы, которым ниспосланы эти суры».
«Да будут счастливы те, кто носит эти суры в своих сердцах. Да будут счастливы и языки, читающие эти суры».
Анас ибн Маликаза: «Посланник Аллаха (мир ему и благословение Аллаха) сказал: У всего есть сердце».
Сердце Корана — сура «Ясин». Чтение этой суры, которая является сердцем и центром Корана, как известно, приносит великую награду тому, кто её читает. Обычно суру «Ясин» читают над могилами умерших. Воистину, чтение Ясина на могиле умершего облегчает его страдания и дарует ему милосердие. Однако Ясин – это божественное сокровище. Поэтому рекомендуется читать его по разным случаям.
Доказательством этого служат следующие слова нашего Пророка (мир ему): «Кто читает Ясин перед какой-либо нуждой, тому будет удовлетворена нужда» и «Кто читает Ясин Шариф ночью, тому (малые) грехи будут прощены утром». Исламские ученые объясняют, что когда сура Ясин читается 7, 21 или 41 раз, ее влияние рассеивает сомнения.
Вот почему Хазрат Мухаммад (мир ему и благословение Аллаха) сказал: «Я прошу, чтобы Ясин был в сердце каждого человека моей уммы, и чтобы каждый помнил о нём».
Никто не знает лучше Аллаха.
180 руб