Комплект книг на татарском языке "Минем беренче китабым" 1-2 части

Артикул: 24113

«Минем беренче китабым» исемле дәреслек һәм эш дәфтәре К.Вәлиуллинның «Ислам гакыйдәсе» (Иман нигезләре) китабына нигезләнеп төзелде. Динебезне бала күңеленә иң матур үрнәкләр аша җиткерү өчен, эшебездә төрле чаралар куллану максаты белән, һәр дәресне 4 өлешкә бүлеп бирүне уңайлы дип саныйбыз.

Бу китап 3- 4 яшьлек балаларның яшь үзенчәлекләрен күздә тотып, сөйләм үсеше нормаларына нигезләнеп әзерләнде. Тирә-юньне танып белү, сөйләм үсешен үстерү күнекмәләре, гарәп әлифбасы белән танышу, язу күнекмәләрен булдыру төп юнәлешләр итеп билгеләнде.

Аллаһы Тәгаләнең исем-сыйфатлары, беренче догалар, динебез белән бәйле шигырьләр һәр баланың күңелен яулап алыр дип өметләнәбез. Әлеге методик кулланма дини гыйлем бирүче тәрбиячеләргә һәм әти- әниләргә һичшиксез ярдәм итәр дип ышанып калабыз.

Учебник и рабочая тетрадь «Моя первая книга» созданы на основе книги К. Валиуллина «Исламские принципы» (Основы веры). Чтобы донести нашу религию до детского сердца через самые прекрасные примеры, мы считаем удобным разделить каждый урок на 4 части, чтобы использовать различные средства в работе.

Данная книга подготовлена ​​с учётом возрастных особенностей детей 3–4 лет и на основе норм развития речи. Основными направлениями работы стали развитие речевых навыков, знакомство с арабским алфавитом и формирование навыков письма.

Мы надеемся, что имена и качества Всевышнего, первые молитвы и стихи, связанные с нашей религией, найдут отклик в сердце каждого ребёнка. Мы уверены, что это методическое пособие, безусловно, поможет педагогам и родителям, занимающимся религиозным образованием.

800 руб

Купить