Комплект книг на татарском языке "Әдәп китабы" 1-2 части
Артикул: 24112
"Әдәп китабы" исемле дәреслек һәм эш дәфтәре К.Вәлиуллин. «Ислам тәрбиясе». 1-4 сыйныфлар өчен дәреслек» китабына нигезләнеп, балаларны мөстәкыйль эшкә өйрәтү максатын күздә тотып төзелде. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ислам әдәбе белән таныштыра. Дәреслектәге һәр тема ике биткә бүленгән.
Беренче бит - тема белән танышу. Бу биттә билгеле бер тема буенча кыскача мәгълүмат, хәдисләр китерелә, аны соңрак китаптан алып күренеп тора торган урынга элеп куярга була, шул рәвешле теге яисә бу әдәп-әхлак кагыйдәсе баланың күз алдында тора торган була.
Икенче бит - гамәли эш башкару бите. Монда балалар өчен үткән темага кагылышлы биремнәр китерелә. Биремнәр баланың хәтерен, фикерләү сәләтен, логикасын, кул моторикасын үстерә. Төсләр һәм саннар белән таныштыра.
"Әдәп китабы" исемле дәреслек һәм эш дәфтәре "Казан Нуры" мәчете каршындагы "Шамил" мәдрәсәсенә йөрүче балалар төркемнәре өчен махсус әзерләнде. Шулай ук, мәчетләрдә укучы шәкертләр, һәм, гомумән, Ислам дине нигезләре белән кызыксынучылар өчен дә файдалы булыр дип ышанабыз.
Учебник и рабочая тетрадь «Книга этикета» созданы на основе книги «Исламское воспитание. Учебник для 1–4 классов» К. Валиуллина с целью обучения детей самостоятельной работе. Они знакомят дошкольников с исламским этикетом. Каждая тема в учебнике разделена на две страницы.
Первая страница – это введение в тему. На этой странице содержатся краткие сведения и хадисы по конкретной теме, которые впоследствии можно вынуть из книги и повесить на видном месте, чтобы то или иное нравственное правило всегда было перед глазами ребёнка.
Вторая страница – страница практических работ. Здесь детям даны задания, связанные с предыдущей темой. Задания развивают память, мышление, логику и мелкую моторику. Они знакомят с цветами и числами.
Учебник и рабочая тетрадь «Книга этикета» были специально подготовлены для групп детей, обучающихся в медресе «Шамиль», расположенном рядом с мечетью «Казан Нуры». Мы надеемся, что они также будут полезны учащимся, обучающимся в мечетях, и всем, кто интересуется основами ислама в целом.
560 руб