Книга на татарском языке "Изге мирас" (сахих хәдисләр җыентыгы) 1 том
Артикул: 23999
"Священное наследие" (сборник достоверных хадисов)
Игътибарыгызга Пәйгамбәребезнең Сөннәте белән таныштыра торган хезмәтне тәкъдим итәбез. Пәйгамбәребезнең Сөннәте нәрсә соң ул? Ул - Аллаһ Илчесеннән тапшырылган хәдисләр. Бары тик хәдисләр белән танышып, аларны өйрәнеп кенә Сөннәт белән - Пәйгамбәребезнең тормышы, аның сүз-гамәлләре, гыйбадәтләрне башкару тәртибе, кешеләр белән мөгамәлә кылу кагыйдәләре һәм динебездән булган башка бик күп хөкемнәр белән таныша алабыз. Бары шулай гына. Менә шул очракта гына син, чыннан да, «Мөхәммәд - Аллаһның Илчесе!» - дип шәһәдәт китереп хакны сөйләгән буласың.
Кадерле укучылар! Кулыгызга алган әлеге китап - сезне Пәйгамбәребезнең пакь Сөннәте белән таныштыра торган хезмәтләрдән. Галимнәребез аңлатып биргән сахих хәдисләрне укып, Сөннәттән булган бик күп мәгълүматка ия булырсыз, Аллаһка, Пәйгамбәребезгә гыйбадәткә булган карашны тагы да камилләштерерсез, Сөннәтне өйрәнүнең тәмен тоярсыз, Ислам динебезнең шулкадәр җиңел, пакь дин икәненә тагын бер кат инанырсыз дип ышанып калабыз.
Шул сәбәпле Аллаһның яраткан, гөнаһларыбыз кичерелгән колларыннан булырбыз, ин шәә Аллаһ! Аллаһ болай ди: «И, Мөхәммәд! Син кешеләргә: "Әгәр дә сез, чынлап та, Аллаһны яратсагыз, миңа иярегез, шул вакытта Аллаһ та сезне яратыр гөнаһларыгызны кичерер. Аллаһ - гөнаһларны Кичерүче. Ул - Рәхимле", - дип әйт», («Әлү Гыймран» сүрәсе, 31нче аять).
Представляем вашему вниманию сервис, знакомящий с Сунной нашего Пророка. Что такое Сунна нашего Пророка?
Это хадисы, переданные от Посланника Аллаха. Только знакомясь с хадисами и изучая их, мы можем познать Сунну – жизнь нашего Пророка, его слова и деяния, то, как он совершал молитвы, правила общения с людьми и многие другие установления нашей религии. Вот и всё. Только тогда вы действительно засвидетельствуете, что «Мухаммад — Посланник Аллаха!», и будете говорить правду.
Дорогие читатели, эта книга, которую вы держите в руках, – труд, который познакомит вас с чистой Сунной нашего Пророка. Благодаря этому мы будем в числе тех рабов, которых любит Аллах и чьи грехи прощены, если на то будет воля Божья!
Аллах говорит: «О Мухаммад! Скажи людям: “Если вы любите Аллаха, то следуйте за мной, и Аллах возлюбит вас и простит вам ваши грехи. Воистину, Аллах – Прощающий, Милосердный”» (сура «Аль-Имран», аят 31).
960 руб