Книга на татарском языке "Форкан", 6 кисәк, Кара Мулла Җаруллаһ
Артикул: 23899
Коръән-Кәрим - ул Хак Аллаһы тәгаләнең 23 ел дәвамында Җәбраил фәрештә аша Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә иңдергән Китабы, ул Бөек Аллаһы тәгаләнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд аша бәндәләренә ирештергән сүзе. Аллаһы тәгаләнең Китабын, Аның сүзен өйрәнә торган гыйлем - тәфсир гыйлеме. Тәфсир гыйлеме - иң күркәм, иң дәрәҗәле гыйлем. Ул безгә Аллаһы тәгалә Китабының тирәмәгънәләрен аңларга ярдәм итә, ул безне Аллаһы тәгалә сүзләренең серләренә төшендерә. Шуңа күрә һәрбер мөселман тәфсир гыйлемен өйрәнергә, Коръән китабын укып мәгънәләрен белергә, белгәннәрен тормышта кулланырга ашыгырга тиеш.
Укучыларга тәкъдим ителгән шушы хезмәтемне мин, тәфсир дәресләренә кулланма булыр дип, яздым. «Форкан» китабы тирән гыйлемле остазлар, халыкка хак сүзне җиткерүче имамнар, хикмәт белән нәсыйхәтләүче вәгазьчеләр, гыйлем алуның һәрбер мизгеле белән ләззәтләнгән шәкертләр өчен файдалы әсбап булыр дип ышанам. Җиңел ысул белән, саф Казан татарлары телендә язылган бу китап яңа гына динебезгә аяк басучы кардәшләребезгә дә аңлаешлы булыр дип өмет итәм…
Шунысын да искәртеп китим, Коръән Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә ундүрт гасыр элек иңә. Һәрбер аятьнең үзенең иңү вакыты, иңү урыны һәм иңү сәбәбе бар. Шуңа күрә Коръәнне, бигрәк тә аның тәрҗемәсен укыган вакытта тексттан бер аятьне аерып алып, үзлектән хөкем чыгарырга, ниндидер нәтиҗә ясарга ашыкмаска кирәк.
Бик күп аятьләрнең билгеле тарихи вакыйгаларга бәйле булуын, аларның тарихи нигезләре барын онытмау мөһим. Ә инде Коръән аятьләреннән конкрет хөкемнәр чыгару - олуг галимнәр эше. Ә галимнәрнең сүзләрен өйрәнеп шәкертләргә җиткерү - остазларның бурычы.
Священный Коран – это Книга, которую Истинный Бог ниспосылал нашему Пророку Мухаммаду через архангела Гавриила в течение 23 лет. Это Слово Всемогущего Бога, переданное Его рабам через нашего Пророка Мухаммада.
Наука, изучающая Книгу Божию, Его Слово, – это наука толкования. Наука толкования – самая прекрасная и могущественная наука. Она помогает нам постичь основы Книги Божьей, она позволяет нам постичь тайны Божьих слов. Поэтому каждый мусульманин должен стремиться освоить науку толкования, читать Коран, чтобы понять его смысл, и применять полученные знания в жизни.
Я написал эту работу, которая предлагается читателям, в качестве пособия для занятий по тафсиру. Я верю, что книга «Форкан» станет полезным пособием для учителей с глубокими знаниями, имамов, доносящих истину до людей, проповедников, дающих мудрые советы, и студентов, наслаждающихся каждым мгновением приобретения знаний.
Надеюсь, что эта книга, написанная доступным языком и на чистом казанско-татарском языке, будет понятна даже нашим братьям и сестрам, только начинающим свой путь в религии...
Я также хотел бы напомнить вам, что Коран был ниспослан нашему Пророку Мухаммаду четырнадцать веков назад. Каждый аят имеет своё время, место и причину ниспослания. Поэтому при чтении Корана, особенно его перевода, не следует спешить вычленять аят из текста и делать вывод, основываясь на его сути.
Важно не забывать, что многие аяты связаны с конкретными историческими событиями и имеют историческую основу. Однако делать конкретные выводы из аятов Корана — дело великих учёных. А долг учителей — изучать слова учёных и доносить их до своих учеников.
4 000 руб