Брошюра на татарском языке "Мөстәҗәб догасы"
Артикул: 23672
Бу дога хакында борынгы китапларда шулай дип языла: "Аллаһка чын күңелдән ышанучы саф күңелле бер кеше сәфәргә чыга һәм Рум якларында сәфәрдә булган вакытында әсирлеккә эләгә. Аны бер гаепсез төрмәгә ябалар. Бердәнбер таянычы Аллаһ Тәгалә булганга күрә, ул Аның бер Үзенә ялвара башлый һәм төш күрә. Төшендә аның янына ак киемгә киенгән бер кеше килә һәм аңа эндәшеп:
- Әй, пакъ күңелле Аллаһ бәндәсе, мин Аллаһ тарафыннан сиңа мөстәҗәб догасын өйрәтер өчен җибәрелгән бер фәрештә, шушы Мөстәҗәб догасы хөрмәтенә син тиздән төрмәдән котылырсың һәм исән-имин хәлеңдә гаиләң янына кайтып җитәрсең. Әлеге доганы башка кешеләргә дә өйрәт һәм нахакка гаеп ителгән, төрмәгә тап булган кешеләр өчен бу дога бигрәк тә файда бирүче һәм гомумән бу доганың бәрәкәте зур, - дип әйтә. Һәм шушы сүзләрдән соң әлеге доганы кабатлатып өйрәтә.
Теге бәндә, төшеннән уянгач, әлеге доганы яттан белә торган була һәм, чыннан да, шушы доганы һәр көнне иртән һәм кичен укый башлый. Шуннан соң, бер көтмәгәндә, юктан сәбәп килеп чыгып, әлеге бәндәне төрмәдән чыгаралар һәм ул исән-имин хәлдә өенә кайтып ирешә һәм бөтенесенә бу доганы өйрәтә башлый.
Доганы укып, тәжрибә аркылы файдасын күргән кешеләр әйтә: "Доганың тылсымлы тәэсирен, аеруча, бурычны түләүдә, төрмәдән котылуда, кәсеп юлларын ачылуында күрдек", - диләр.
Эта молитва описывается в древних книгах следующим образом: «Чистый сердцем человек, который истинно верил в Аллаха, отправился в путешествие и был схвачен во время путешествия в областях Рима. Он был заключен в невинную тюрьму. Поскольку его единственной опорой был Аллах, он начал молиться Ему одному и увидел сон. Во сне к нему пришел человек, одетый в белое, и прошептал ему:
- О чистосердечный раб Аллаха, я ангел, посланный Аллахом, чтобы научить тебя молитве Мустаджаб. Благодаря этой молитве Мустаджаб вы скоро освободитесь из тюрьмы и благополучно вернетесь к своей семье.
60 руб