Книга на татарском языке "Ислам тәрбиясе" 1 сыйныф өчен дәреслек, изд Иман

Артикул: 23512

Дәүләти булмаган гомуми белем бирү учреждениесе "Госмания" мөселман урта мәктәбе - алты ярым яшьтән алып балаларга дәүләт стандартына нигезләнгән урта белем бирү белән беррәттән, Ислам фәннәре буенча да төпле белем бирә. "Госмания" мәктәбе
- XIX гасырның азагы - XX гасырның башында Казан шәһәренең эре һәм мәшһүр мәдрәсәләрнең берсе булган "Госмания" мәдрәсәсенең дәвамчысы.

Ул Казан сәүдәгәре Җиһанша Бикмөхәммәт углы Госманов тарафыннан Тихвин урамында (хәзерге Тукай урамының 1, 3, За йортлары) төзелә. Уңышлы эшләп килгән мәдрәсә 1917 нче елгы инкыйлабтан соң ябыла.

Мәктәп үзенең эшчәнлеген 1995 елның сентябрь аеннан башлады. Аның гамәлгә куючысы - Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния Нәзарәте. Беренче уку елын мәктәп 1 сыйныф белән 72 номерлы балалар бакчасында башлап җибәрде, анда 3 ай укытканнан соң О.Кошевой урамындагы өч бүлмәле фатирга күчеп уку елын шунда тәмамлады. 1996/1997 нчы уку елыннан бирле мәктәп Каравай бистәсендәге "НурИслам" мәчетенең мәдрәсә бинасында эшләп килә. 

Мәктәпнең максаты - гарәп телен белүче белемнәр алган Ислам шәхесен булдыру (ягъни тирә-якка ислами карашлы һәм яшәү рәвешен исламча корган шәхес). Шул сәбәпле мәктәптә укыту һәм тәрбия итү Исламга нигезләнгән юнәлештә алып барыла. Мәктәптә 1 нче сыйныфтан ук гарәп теле укытыла, 5 нче сыйныфтан инглиз теле дә икенче чит тел буларак керә башлый.

Негосударственное образовательное учреждение «Мусульманская средняя школа Госмания» предоставляет среднее образование по государственным стандартам, а также базовое исламоведение детям с шести с половиной лет. школа "Госмания"
Его построил казанский купец Джиганша Бикмохаммет сын Госманов на улице Тихвина (ныне дома 1, 3, За улицы Тукая). После революции 1917 года успешное медресе было закрыто.
Школа начала свою деятельность в сентябре 1995 года. Его реализатором является Духовный надзор мусульман Республики Татарстан. Первый учебный год школа начала с 1-го класса в детском саду № 72, проучившись там 3 месяца, переехала в трехкомнатную квартиру на улице О. Кошевой и закончила там учебный год. С 1996/1997 учебного года школа действует в здании медресе мечети «НурИслам» в поселке Каравай.
Цель школы – создать образованного исламского человека, владеющего арабским языком (то есть человека, имеющего исламское отношение к окружающей среде и исламскому образу жизни). По этой причине обучение и воспитание в школе ведется в направлении, основанном на исламе. Арабский язык преподается в школе с 1-го класса, а английский как второй иностранный язык преподается с 5-го класса.

300 руб

Купить