Брошюра на татарском языке "Дәүләт догасы", Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин
Артикул: 23499
Кереш сүз
Әлеге мәкаләдә мөселман дөньясында, аеруча, төрки халыкларда яратып укылган, кадерләп сакланган «Дәүләт» догасы хакында сөйләп китәрбез. «Дәүләт» догасы борынгы, элек басылган китаплар арасында еш очраса да, бүгенге көндә, күп мөселманнарның бу дога хакында ишеткәннәре дә юк.
Кайбер белемле булып күренгән, тикшереп караганда белем ягыннан сай булган дин ияләре «Дәүләт» догасын кабул да итмиләр. Ләкин хакыйкатьтә бу дога Коръәндә һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәдисләрендә очрамаса да, әйтеп киткәнемчә, элеккеге заманаларда бик яратып укылган бер дога булып санала. Әгәр дә ул доганың бернинди файдасы булмаса, ул дога кешеләр арасында шөһрәт тапмаган булыр иде, дип уйлыйм. Әйе, догаларның берәүләре Коръәндә язылган, икенчеләре хәдис китабында теркәлгән, ә инде өченче төр догалар тәҗрибә аша яки саф күңелле ихлас мөэминнәрнең төшләре аша, Аллаһның рәхмәте белән бирелгән дисәк, ялгыш булмас.
«Төшләр - йоклаган вакытта кешенең күңеленә килгән хыяллар гына бит», - дип әйтер идек тә, динебез алай дип әйтергә рөхсәт итми. Чөнки кайбер төшләр, алар хыялый түгел, пәйгамбәрлекнең 46-нчы өлеше булып санала. Мөхтәбәр хәдисләрнең берсендә Мөхәммәд (с.г.в): «Миннән соң пәйгамбәрлекнең 46-нчы өлеше генә калды. Ул да булса, дөрес рас килгән төш», - дип әйткән.
«Дәүләт» догасы да шундый төшләр сыйныфына керә.
Вступительное слово
80 руб