Книга на татарском языке "Кыйссасел-әнбия, ягъни Пәйгамбәрләр тарихы", изд. Раннур
Артикул: 23406
Ошбу китапка инкыйлабка кадәр чыгарылган җиде авторның «Пәйгамбәрләр тарихы» китапларының иң ышанычлы, ягъни Коръән аятьләре белән дәлилләнгән өлешләре кертелде. Болар: «Кыйссасел-әнбия», авторы Насреддин бине Борһанеддин Рабгузи, мәтәрҗиме (тәрҗемәчесе) - Саләх ибн мулла Шәрәфеддин; «Тарих әнбия», төзүчесе - Габдулла Садыйк әл-Җаекый; «Кыйссасел әнбия», төзүчесе - Әхмәт Җәүдәт; «Мухтасар тарих мүкаддәс», төзүчесе - Х. Зәбири; «Кыйссасел-әнбия әл-Газами вә Ислам тарихы», төзүчесе - Габдрахман Гомәри; «Адәм галәйһиссәламнән
Мөхәммәд галәйһиссәламгә чаклы дәвер», төзүчесе - Й. Хәлили; «Кыйссасел-әнбия», төзүчесе - Мирза Мәхмүд әл-Казани китаплары файдаланылды.
Коръән Кәрим аятьләрендә исемнәре телгә алынган 28 пәйгамбәрнең һәммәсе китапка кертелде. Әлеге хезмәт пәйгамбәрләр тарихы белән кызыксынган һәркем өчен белем чыганагы булыр дип ышанып калабыз.
1 000 руб