Брошюра на татарском языке "Тәкбир", Шакурова Ләйсән

Артикул: 23065

Барча мактаулар Раббыбыз Аллаһка тиешле! Ул безне иман белән зиннәтләде, Ислам белән бүләкләде һәм Коръән вә Сөннәт юлына чыгарды. Бу шигырь-мөнәҗәтләремне пакъ вә чиста булган барча сабыйларга юллап, үземнең улым һәм кызларыма да файдалы булсыннар дип дога кылам. Динебезне куәтләүче чын мөэмин-мөселман булып үсегез! Аллаһ Тәгаләнең гади колы буларак, һәрдаим Раббымның рәхмәтен өмет иткән хәлдә шул гади хезмәтемне йөрәге булган һәр кешегә юллыйм.

Мөнәҗәт-Аллаһ белән яшерен серле әңгәмә, Аллаһка зикерләр, Аллаһ белән Коръән китабын ачып укып чын күңелдән ихлас сөйләшү. Безне Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәллаЛлаһу алайһи уассаләм Аллаһ белән ничек яшерен әңгәмә алып барырга өйрәтте. Җәннәт турында сөйләнелгән аятләр белән очрашканда - рәхмәтен, ә Җәһәннәм турында сөйләнелгән аятләр белән. очрашканда, аннан саклануны сорап морәҗәгать итү - мөнәҗәт була. Аллаһ Раббыбыз тәүфыйк - һидәяттән аермасын! һәммә. барчабызга шундый мөнәҗәтләргә бай булган тормыштелим

Бу китапны нәшер итүдә ярдәм иткән һәр кешегә Аллаһның рәхмәте яусын. Ихлас куңелдән кылынган гамәл булып, Аллаһның ризалыгын алуга сәбәпче булсын. Әмиин! Аллаһ сезгә яхшылык белән кайтарсын!

260 руб

Купить