Брошюра на татарском языке "Шигъри нәсыйхәтләр"

Артикул: 23024

Барлык галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ Тәгаләгә мактаулар, пәйгамбәрләрнең һәм илчеләрнең соңгысы булган Мөхәммәдкә сәламнәр һәм салаватлар булсын! Сезнең игътибарыгызга элегрәк чыккан «Дөньямы, Ахирәтме?», «Әфсен-төфсен, хорафатлар» һәм «Нәрсә көтәсең син?» дигән өч китапны үз эченә алган шигырьләр җыентыгын тәкъдим итәбез. Әлеге хезмәт Ислам динебезнең нигезләрен шигъри үгет-нәсыйхәт аша аңлатырга тырышучы басма.

Китапның авторы - Әбү Муса Сәйфеддин, - үзен мөселман дип санап та, Исламнан ерак булган милләттәшләребезгә хаклыкны ирештерергә, күңелләренә өмет чаткысы салырга, шул ук вакытта, Аллаһның бар икәнлеген дә белмәгән, тәкәбберләнеп, тормышын нибары уен-көлкегә, вакытын бушка уздыруга гына корган кешеләрне хикмәт белән кисәтергә, аларны шушы «бушлыктан», буш хыяллар сазлыгыннан тартып чыгарырга омтылучыдыр.

Аллаһның илчесе: «Дөрестән дә, кайбер шигырьләрдә хикмәт бар», - дигән (Әт-Тирмизи, 2845; Әбү Дәүд, 5011; Әхмәд, 1/269). Монда сүз күркәм мәгънәле, әдәпле шигырьләр хакында бара. Шушы хезмәттә тупланган шигъри нәсыйхәтләр дә «хикмәтле шигырьләр» булыр дип ышанасыбыз килә. Аллаһ Тәгалә шушы шигъри нәсыйхәтләр китапчыгын милләттәшләребез өчен файдалы кылсын, ихластан Аның ризалыгы өчен генә эшләнгән булуын насыйп итсен!

199 руб

Купить