Тәҗвид кагыйдәләре / Правила таджвида, изд. Мөхәммәдия
Артикул: 22610
Мехтарам газиз кардашларем! Yзен меэмин-меламину, меселман-меслиме дип санаган hарбер кардешебез алдында ин херметлене торган Китап - Аллаhы Раббыбызнын изге шерифле Келяме булган Коръен Карим. Ошбу китапны ейрану hаркайсыбызга тиешле, саваплы мактаулы гамеллерден санала. Шул себепле Коръен Каримне даими укырга, тынларга, ятларга, анын гыйлемнерен ейренерга hам башкаларга ирештерерга омтылырга кирек.
Шушы гамеллер арасында Корьан Керимне дерес уку - узенен абруйлы урынын алып тора. Калям Шерифне дерес уку бахетена ирешу юлларынын берсе - Коръенга гене хас булган тажвид кагыйдалерен ейрану. Аллаhы Тегаленен Сузлере булган Коръэн Каримне укыган вакытта телебезне хата-бозулардан саклавыбызнын максаты - шул гамелебезге карата Аллаhы Себхана ва Тегаленен ризалыгын алу.
Аллаһы Раббыбыз барчабызның изге ниятләрен һәм кылган эчкерсез гамәлләрен кабул итеп, гөнаһ, хата-кимчелекләребезне ярлыкаса иде. Коръән Кәримне дөрес итеп укырга, аның укуыннан җан рәхәте һәм күңел тынычлыгы алырга, Кәлям Шәрифне өйрәнергә һәм гамәл кылырга, Раббыбызның рәхмәтенә ирешергә Аллаһы Раббел-Гыйззә һәркайсыбызга да насыйп итсә иде. Хак Сөбханәһү вә Тәгалә ошбу хезмәтне изге гамәлләрдән кылып, китапны әзерләүдә катнашкан һәрбер дин кардәшемә Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә Үзенең чиксез әҗер-савапларын бирсә иде. Вафат булуыбыздан соң да, бу китапны укучылар хәер догалары белән безне шатландырып торсыннар иде. Аллаһы Тәгалә барчабызның ниятләрен күзәтеп торучы һәм тугры юлга күндерүче!
380 руб