Брошюра на татарском языке "Йортка бәрәкәт иңдерүче Фәтхия догасы", Мәхмүт Хәзрәт Шәрәфетдин

Артикул: 22609

Әлеге Фәтхыя догасын китапчык итеп язып бастыруымның сәбәбе шәхсән минем үземә юлланган бер хат булды. Анда шулай дип язылган иде: "Мәрхүм дәү әтием йортыбызның дүрт почмагына һәм керү юлында булган ишек башына догалар язып куйган иде, һәм: "Балаларым, шушы кәгазьдә язылган догалар хөрмәтенә Аллаһы Тәгалә сезнең нигезне бөтен бәла-казалардан саклар, сезнең йортыгызны ут яндыра алмас, җилдавыллар җимерә алмас, сезнең нигез беркайчан су астында калмас, шайтан-пәриләр һәм явыз күңелгә ия булган кешеләр сезнең йортка зыян эшли алмас.

Ләкин бу доганың тәэсире булсын өчен ике шарт бар: беренчедән, Аллаһы Тәгаләгә инаныгыз, икенчедән, гөнаһлардан тыелырга тырышыгыз", дип әйтә иде. Дәү әтидән: "Ул дога ничек атала", дип сорагач, бер иске китап күрсәтеп "Фәтхия" дип әйткәне исемдә. Дәү әтием үлгәч, аның китапларын күрше-тирә алып бетерде.

63 руб

Купить