Книга на татарском языке "Без исламны сайлыйбыз", Галимә Харисова

Артикул: 22579

Без исламны сайлыйбыз. Заман авыруларыннан шифалану серләре. Фәнни-популяр басма. 
Табиб-терапевт һәм Алабуга Җәмигъ мәчете мөгаллимәсе Галимә Харисованың китабы бүгенге көндә актуаль булган - сәламәтлек саклау һәм цивили зация авыруларын дәвалау темаларына багышланган. Үзенең һәм мөслимә кардәшләренең тәҗрибәсенә нигезләнеп, автор укучыга ислам дине хакында объектив информация ирештерә. Китапта иманның, гыйбадәт кылуның, кеше организмына уңай тәэсир итүе хакында языла. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең Сөннәтенә нигезләнгән яшәү рәвеше кешенең табигатенә тәңгәл килә һәм бүгенге көндә безнең илдә һәм бөтен Жир шарында кеше сәламәтлегенә кагылышлы күп проблемаларның идеаль чишү юлы булып тора.

Бу китап Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния Нәзарәте каршындагы «Галимнәр шурасы» карары нигезендә бастырыла.

440 руб

Купить