Книга на татарском языке "Расүлүллаһ могҗизалары", Госманхан Алимов
Артикул: 22558
Аллаһы Тәгалә Адәм (галәйһиссәлам)нән башлап инсаннарны (кешеләрне) һидаятка чакыручы пәйгамбәрләрен җибәреп торды. Һәрбер пәйгамбәр инсаннарны бер Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кылырга чакырган, дәгъва иткән һәм могҗизалар күрсәткән. Пәйгамбәрләргә бирелгән могҗизалар үзләре вафат булу белән туктаган. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә бирелгән могҗизаларның берсе булган Коръән Кәрим һәм башка кайбер могҗизалар исә кыямәткә кадәр сакланып калачак.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең могҗизаларын белү мөэмин кешенең иманын тагын да ныгыта һәм гыйлем алып, алган гыйлеме белән гамәл кылырга өнди. Чөнки бу могҗизаларның һәрберсе гыйлем вә хикмәт белән тулыдыр.
Ошбу нәшер, ягъни бу барча китап укучылар укып аңлый ала торган, гомумән киң җәмәгатьчелек аңлап укый ала торган итеп язылган дип уйлыйбыз һәм укып гыйлем алырга тәкъдим итабез.
1 040 руб