Книга на татарском языке "Кырык хәдисе", Имам ән-Нәвәвинең, изд. Иман

Артикул: 22548

Апанай мәдрәсәсен торгызыйк!

Апанай (Күл буе) мәдрәсәсе Казан шәһәренең иң борынгы мәдрәсәләренең берсе булып санала. Аңа Апанай мәчете төзелгән вакытларда ук нигез салына, ягъни аның эшчәнлеге XVIII гасырда башлануы билгеле. Шушы мәдрәсәдә халкыбызның олуг галимнәре, күренекле зыялылары белем алган. Мәсәлән, галим, дин белгече, педагог һәм журналист Әхмәдһади Максуди, тарихчы Әхмәдзәки Вәлиди, язучылар Гафур Коләхмәтов, Гаяз Исхакый, Галиәсгар Камал, галим Муса Бигиев, сәясәтче Садри Максуди, Россиянең беренче сайланган мөфтие Галимҗан хәзрәт Баруди һ.б. Зәки Вәлиди раславынча, Апанай мәдрәсәсе Казан дини уку йортлары арасында беренче урында торган.

Үз вакытында Шиһабетдин Мәрҗани дә ул мәдрәсәгә гаять уңай бәя биргән. Бүгенге көндә Казан шәһәренең Мәрҗани урамы, 28 йортта урнашкан мәдрәсәнең тарихи бинасы Апанай мәчетенә РФ Хөкүмәте карары буенча тапшырылды. 80 ел дәвамында бу бинаны башка максатларда файдалануы, аңа зур зыян салган һәм ул комплекслы реконструкциягә бик мохтаҗ.

Мөхтәрәм кардәшләр! Бу мәдрәсә киләчәктә Аллаһның рәхмәте һәм Сезнең ярдәмегез белән динебез, татар халкының бай мирасы, горефгадәтләре турында белем бирүче рухимәдәни үзәк булачак. Мөмкинлегегезгә карап, хәер-садакаларыгызны мәдрәсә реставрациясе хисабына җибәрсәгез иде. Тамчылардан күл җыела, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул, һәр садакага җибәргәннәргә изге теләк, догалар кылып, сөенеп кабул итәчәкбез.

Салган акчаларыгыз Аллаһы Тәгалә каршысында садакаи җария мәгънәсеннән булып, үзегезне, гаиләгезне озак вакытлар дәвамында шатландырып торыр, ин шәә Аллаһ.

860 руб

Купить