Книга "Вәгазьләр", Раил Фәйзрахманов

Артикул: 22500

Кадерле укучыларым, тормыш ул - бер мизгел. Кызганыч, күпләребез әлеге мизгелдә кодрәт казанып, аның рәхәтлеген татып калыр өчен генә гомер итә. Ә мәңгелекне уйлап, әҗер-саваплар туплаганнар аны бушка гына уздырмый.

Тормыш, яшәеш, яшәү, мәңгелек… Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Шушы кыйммәтләрнең асылына төшенергә тырышканыгыз бармы? Сез кулга алган әлеге җыентыкта нәкъ менә шул хактагы вәгазьләр һәм кыска нәсыйхәтләр тупланган. Без Сезне, тормыш ваклыкларына бирелмичә, Ислам динебез кануннары буенча яшәргә чакырабыз. Китаптагы һәр вәгазь, һәр нәсыйхәт үзенә хас тирән мәгънәгә ия. Хәзерге көндә проблемалы дип саналган мәсьәләләргә, күңелебездә туган меңләгән сорауларга динебез аша җиңел генә чишелешләр табып була.

Җыентыктагы вәгазьләрне укыганда Сез аңа инанырсыз. Коръән сүрәләренә, аятьләренә, хәдисләргә, танылган дин галимнәребез сүзләренә таянып шәрехләгән һәр җөмләбез Сезгә файдалы булсын иде.

1 430 руб

Купить