Книга на татарском языке "Аллаһ гыйшкы хакына", Габдулла Тукая
Артикул: 22480
Татар халкының горурлыгы, йөз аклыгы булган бөек шагыйрь Габдулла Тукайның иҗаты, шигърияте асылташ кебек. Аның шигырьләрен укыганда җаннар иркәләнә, кинәнә, сөенеп, рәхәтләнеп, Аллаһының барлыгына, берлегенә, бөеклегенә чын
күңелдән ышанып яшисе килә. Тукай кебек Аллаһыны зурлаган башка берәүне белмим. Зурлап кына да калмый әле, газиз халкына бәхет сорый. Шуңа да аның шигърияте үлемсез. Арада йөз елдан артык вакыт ятса да, шигырьләре әле дә укыла, ятлана. Нәкъ менә бу китапка тупланганнары Коръән мәҗлесләрендә, мәчетләрдә вәгазь урынына сөйләнә.
Коръән елы уңаеннан безнең дә өлешебез керсен дип тупланган бу китап сезнең дә җан азыгы булсын иде. Тукайның үзенә дә, мәңгелеккә күченгән милләттәшләребезгә дә сәдакаи җәрия - туктаусыз ирешеп тора торган изге дога булсын иде.
380 руб