Книга на татарском языке "Коръән аятьләренең тематик белешмәсе"

Артикул: 22474

Мүкаддимә.

Галәмнәрнең раббысы Аллаһка барча мактау һәм пәйгамбәребез Мөхәммәдкә, аның гаиләсенә, сахәбәләренә һәм кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга салават һәм сәләмнәр булсын.

Коръән - Аллаһ тәгаләнең пәйгамбәре Мөхәммәд салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмгә иңгән сүзе, аны уку гыйбәдәт һәм ул пәйгамбәрләрнең соңгысын куәтләүче мәңгелек могҗиза.

Мөселман галимнәре Коръән, Коръән гыйлемнәре, андагы шәригать хөкемнәре һәм гакыйда мәсьәләләре турында бик күп
хезмәтләр һәм китаплар яздылар, кешенең аңы һәм көче җиткәне кадәр аны өйрәнделәр һәм хәзинәләрен чыгардылар, ләкин аның барча мәгънәләрен белү һәм чолгап алу берәүгә дә мөмкин түгел. Безгә кадәр булган мөселманнарның, бигрәк тә сахәбә һәм
тәбигыйньнәрнең, Коръәнне күңелдән белүләре һәм дини гыйлемнәр белән генә шөгыльләнүләре сәбәпле, нинди аятьнең кайсы урында булуын яки берәр әйбер турында кайсы аятьләрдә әйтелгәнен эзләргә мохтаҗ булмаганнар.

Хәзер хәл башкача - гыйлем алу Коръән өйрәтү һәм дини гыйлем алу белән генә чикләнми, бәлки дөнья тереклегендә кирәк була торган төрле гыйлемнәр һәм фәннәр өйрәнүгә дә юнәлгән, шул сәбәпле дә, Коръәнне яттан белүчеләр бик аз. Шул ук вакытта бик күп шәрыкъны өйрәнүчеләр һәм мөселман булмаган галимнәр Коръәнне һәм анда булган мәгънәләрне, хөкемнәрне өйрәнүгә зур әһәмият бирә башладылар.

Шуңа күрә дә, мондый китап төзүнең зарурилыгы ачыкланды, Коръәнне начар белүләре яки ятламаулары сәбәпле, кирәкле аятьләрне яки аларның мәгънәләрен тизрәк һәм җиңелрәк тапсыннар өчен. Аллаһтан сорыйм, бу тырышлыкларым тик Үзенең ризалыгы өчен генә булса иде, ислам дине һәм мөселманнар өчен файдалы булса иде, бу китапны төзүдә һәм чыгаруда катнашучыларга хәерле җәзаларын бирсә иде.

234 руб

Купить