"Намаз - иң әһәмиятле гыйбадәт", Раил Файзрахманов

Артикул: 22458

«Намаз - иң әһәмиятле гыйбадәт» - Раил Фәйзрахманов ның яңа китабы. Моңа кадәр аның төрле елларда «Тәрбияле бала», «Файдалы сүзләр», «Вәгазь. Нәсыйхәтләр», «Рамазан ае дәресләре», «Әл-Гасыр» сүрәсенең тәфсире…», «Һәр көнгә һәм һәркемгә файдалы вәгазь-нәсыйхәтләр» дигән китаплары дөнья күргән иде.

Раил Фәйзрахманов - Мамадыш мәдрәсәсе мөгаллиме, «Тәрбияле бала» гәҗите мөхәррире. Ул мәдрәсәләрдә һәм, шулай ук, Россия ислам институтында гыйлем туплаган. Шуңа күрә дә аның нәсыйхәтләре балаларга да һәм дингә әле кереп кенә килүче олыларга да аңлаешлы гади тел белән язылган.

Авторның бу яңа китабы да дин-исламны үз яшәү рәвеше итәргә омтылган һәркем өчен файдалы булыр. Китапта урын алган нәсыйхәтләр, мөселман тормышында көндәлек даими гыйбадәт булган намаз, аның әһәмияте, аның өчен тиешле әҗер-саваплар турында укып, һәр кеше үз күңелен иман нуры белән нурландырыр. Тормыштан алынган мисаллар белән тулыландырылган, Коръән аятьләре һәм сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд хәдисләре белән ныгытылган нәсыйхәтләр һәркемнең күңеленә юл табыр.

Намазга басу вакытын һаман кичектереп килүчеләр өчен «Намаз - иң әһәмиятле гыйбадәт» китабындагы вәгазьләр аеруча үтемле булыр. Ялкаулык, иренү, ваемсызлык кебек, адәм баласын һич тә бизәми торган сыйфатлардан арынуда һәм намазларны ихласлык белән күңел биреп укуда бу китапның бик күпләргә ярдәме тияр дип өметләнә автор.

Раиль Файзрахманов - преподаватель Мамадышского медресе, редактор газеты» Тәрбиәле бала ("Воспитанный ребенок"), преподавал также в Российском исламском институте, поэтому его наставления касаются как детей, так и взрослым.


120 руб

Купить