"Аллаһтан башка яшәмә" дип исемләнгән әлеге җыентык-Кукмара мәдрәсәсе мөдире Ришат хәзрәт Курамшинның иҗат җимешләрен туплаган алтынчы китабы. Моңа кадәр аның "Бәхетле булырга ва- кыт"(2016 ел), "Җаннарыбыз тынгылык эзли"(2018), "Күңел күзе" (2019), "Хикмәтле рухи остаз" (2020) һәм "Яшәеш сабаклары" (2021) дигән китаплары басылып дөнья күргән иде. Дин, иман, гыйбадәт, рухи эзләнүләр темаларына язучы каләм ияләре әлегә күп булмаганлыктан, Ришат хәзрәтнең китапларына да, "Ислам нуры", "Дин вә мәгыйшәт", "Шура", "Шәһри Казан", "Ватаным Татарстан", "Татарстан яшьләре" кебек журнал-гәҗитләрдә басылган, шулай ук "ВКонтакте" челтәрендәге шәхси сәхифәсендә урнаштырылып килгән язмаларына да күпләр битараф калмый - укып гыйбрәтләнә, сабак ала, фикерләрен иман калыбына салып, күңелләрен пакьлый, кызыксынып сорауларын юллый, рәхмәтләрен әйтеп, изге теләкләрен җиткерә. Сез кулга алган җыентык та калебләрегезне яктыртып, эчке дөньягызны баетыр, иманыгызны ныгытыр, Аллаһы Тәгаләгә якынаерга бер сәбәп-этәргеч булыр, ин шәә Аллаһ.
"Не живи без Аллаха"
список композицийучастники записи
М. В. Ломоносова.
Творчество Курамшина, книга шестая.
Сборник, который вы держите в руках,
обогащает ваш внутренний мир, укрепляет вашу веру