Книга "Үзебез үзгәрми торып бер нәрсә дә үзгәрмәс" - "Ничего не изменится, если мы не изменим себя", Зөфәр хәзрәт Тәхавиев

Артикул: 22292

Бу китабымны язаргамы яки язмаскамы дип
күңелем белән киңәштем, бик озак уйландым. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең соңгы гөнаһлы өммәтенең бүгенге аяныч, җан өшеткеч вә кызганыч хәленә карап, йөрәгемнең сыкравына түзә алмыйча, бу китапныязарга иманым, намусым, вөҗданым вә күңелем кушты. Бу китапны тәнкыйть (кимчелекләрне күрсәтү), кимчелекләрне эзләү күзлегеннән түгел, ә тәнбиһ (уяту, кисәтү, искәртү) йөзеннән, мөҗтәһид, олуг галим, имам Әгъзам Әбү Хәнифә хәзрәтләре әйткәнчә, ничек бар, шулай язарга булдым. 

Үзенең зәгыйфь колының кечкенә
хезмәтеннән, ягъни язган китабыннан Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә Үзе разый булса иде. Минем бу китабым Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләгә ышанмаучыларны Аллаһы Тәгаләгә ышанып, Аллаһы кушканнарын үтәп вә тыйганнарыннан тыелып, Коръән һәм Сөннәт белән яшәргә, Аллаһыга
ышанып та динсез, кыйбласыз, намазсыз яшәүчеләрне Ислам дине белән яшәргә, хәрамлардан сакланырга, фарызларны үтәргә һәм дин тотучы мөселманнарны пәйгамбәребезнең юлы белән барып, сәхабәләр кебек динне дөрес итеп, үзгәртмичә үз торышы белән, Коръән, Сөннәтдәлилләренә вә нигезләренә таянып, динне дөрес итеп тотарга чакырудан тора.

210 руб

Купить