Книга "Татар исемнәре ни сөйли?" - Гомәр Саттар - Мулилле, изд. Раннур

Артикул: 22187

Саттаров Гомәр
Фәез улы1932 елның
2 июлендә Татарстан
Республикасының
Яшел Үзән районы
Мулла Иле авылында
туа. Мәктәпне, аннан
1955 елда Казан дәүләт
университетының (хәзер
Казан (Идел буе) феде-
раль университеты) татар филологиясе бүлеген
кызыл дипломга тәмамлаганнан соң, дүрт ел
Тобол дәүләт педагогия институтының татар
теле һәм әдәбияты кафедрасында өлкән укытучы
булып эшли. 1962 елдан фәнни эшчәнлеген Казан
университетында дәвам итә.
Г. Ф. Саттаров - күренекле тел галиме,
филология фәннәре докторы (1976),
профессор (1981), Россия гуманитар фәннәр
академиясе академигы (1997), Кол Гали
исемендәге Халыкара премия лауреаты (1999),
ТАССРның (1991) һәм РФның (2003) атказан-
ган фән эшлеклесе, ТРның фән һәм техника
өлкәсендәге Дәүләт бүләге иясе (2002), КДУның
шәрәфле профессоры (2003), күп кенә филоло-
гия фәннәре кандидатлары һәм докторларының
фәнни җитәкчесе-остазы, 25 фәнни моногра-
фия һәм 560 тан артык гыйльми мәкалә авторы.
Хезмәтләре төрки-татар ономастикасы һәм татар
халкының этногенезы, топонимикасына карый.

1 617 руб

Купить