Книга на татарском - Һәфтияк Шәриф 220 с. мягкая.обл.

Артикул: 20684

Коръән Кәрим Аллаһы Тәгалә тарафыннан Пәйгамбәребез Мәхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә 23 ел дәвамында билгеле вакыйгаларга карап бүленеп-бүленеп иңдерелгән Мөбәрак Китап.
Коръән Кәримдәге сүзләрнең һәркайсысы Аллаһы Тәгаләнең Үз сүзләре һәм ул гарәп телендә иңдерелгән. Анда кешеләргә дөнья һәм ахирәтләре өчен кирәкле булган хөкемнәр язылган.
Коръән Кәрим хакында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең күркәм бер хәдисе бар. Гали ибн Әбү Талиб р.а.г.дән риваять ителә: Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Аллаһның Китабы ул сезгә хәтле булганнарның һәм сездән соң булачакларның хәбәре, сезнең һәм үз арагыз өчен канун, ул хак белән батылны аеручы, анда юк шаяру, аның белән кешенең теләкләре адашып китми, чын галимнәр аны укый-укый туя алмас, аны күп кабатлап уку
белән кеше армый, туймый, аның могҗизалары һич югалмый. Әгәр дә берәү аның белән гамәл кылудан туктаса, Аллаһы Тәгалә аны юк итә һәм кем туры юлны Коръәннән башка урында эзләсә, Аллаһы Тәгалә аны адаштыра. Бу Аллаһы Тәгаләненык җебе, ул хикмәтле зикер, ул хак юл, аның белән гамәл итүче әҗер ала, аның белән хөкем итүче - гадел. Ә кем Коръәнгә чакыра, ул хак, туры юлга чакыра" (Тирмизи риваять иткән).

Икенче хәдис-шәрифтә әйтелгән: "Сезнең иң хаерлегез - Коръәнне өйрәнүче һәм аны өйрәтүче" (Сахих Бухари).

420 руб

Купить