Книга на татарском языке "365 көн догада", изд. Хузур
Артикул: 20576
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Дога – ул гыйбадәт”, – дип әйткән. Без дога кылу үрнәкләрен Коръәни Кәримнән, Расүлебезнең Сөннәтеннән укып беләбез. Безнең максат – доганы үзебезнең юлдашыбыз итү, чөнки һәр вакытта да, һәр очракта да Раббыбызга дога белән мөрәҗәгать итә, Аңа сыена, Аннан ярдәм сорый алабыз. Бу мөселман кешесе өчен бирелгән олуг нигъмәт.
“365 көн догада” дип исемләнгән әлеге китапта тормышыбызның һәр очрагына кагылышлы булган догалар тәкъдим ителде. Биредә без дога кылу әдәпләре, шартлары, тәртипләре белән дә таныша алабыз. Шулай ук китапта зикерләр, салаватлар, мөбарәк кичәләрдә, айларда кылына торган догалар һәм Коръән укыгач багышлый торган догалар да урын алган. Һәр дога укылышы һәм тәрҗемәсе белән гарәп телендә китерелә. Хезмәт тормышыбызны догалы итүдә сәбәпче булыр һәм һәркем өчен файдалы булыр дип өметләнәбез.
Наш Пророк Мухаммад, да благословит его Аллах и приветствует, сказал: «Молитва — это поклонение». Примеры молитвы мы узнаём из Священного Корана и Сунны нашего Пророка. Наша цель — сделать молитву своим спутником, ведь в любое время и в любой ситуации мы можем обратиться к Господу с молитвой, искать у Него убежища и просить Его о помощи. Это великое благо, дарованное мусульманину.
В этой книге под названием «365 дней с мольбой» представлены молитвы, актуальные для всех аспектов нашей жизни. Здесь мы также можем узнать об этикете, условиях и порядке молитвы.
В книгу также включены памятные слова, благословения, молитвы, которые следует произносить в священные ночи и в течение месяцев, а также молитвы, которые следует читать после чтения Корана. Каждая молитва представлена на арабском языке с чтением и переводом. Мы надеемся, что эта служба станет катализатором молитвенной жизни и принесёт пользу всем.
700 руб