Книга "Остазлар эзеннән барсак, югалмабыз", изд. Хузур

Артикул: 14049

ТҖ мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Ильяс хәзрәт Җиһаншинның “Остазлар эзеннән барсак, югалмабыз. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе тарихы” китабын бастырды. Авторның үз сүзләре белән әйткәндә, әлеге басма Ислам диненең иң мөкатдәс кыйммәтләрен безгә гасырлар аша түкми-чәчми китереп җиткергән имамнарыбыз, остазларыбыз, мөдәррисләребез, хәзрәтләребез, абыстайларыбыз, мөгаллимнәребез, әби-бабайларыбыз һәм әти-әниләребез истәлегенә багышлана.

470 руб

Купить