Книга - Куңел бакчасы 352 стр.. изд. Хузур.

Артикул: 14045

Татарстан Республикасанын баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның әлеге китабында гаилә кору, мөселман гаиләсе, гаиләне саклау мәсьәләләре күтәрелә. Беренче өлештә автор бәхетле һәм бәрәкәтле гаиләнең нигезе иман булуын ассызыклый, һәр гаиләнең Аллаһы Тәгалә ризалыгын алырлык итеп яшәвен тели.
Китапның икенче өлешендә Локман Хәким Нәсыйхәтләре бәян ителә. Локман Хәким Давыт (г-м) вакытында яшәгән булса да, нәсыйхәтләрендә күтәрелгән мәсьәләләр бүгенге көн өчен дә бик актуаль. Алар безне уйланырга мәҗбүр итә, тормышыбызга башка күзлектән карарга мөмкинлек бирә.
Өченче өлештә автор укучыны үзенең остазлары белән таныштыра. Алар мисалында мөселман гаиләсе, тәрбия, ата-ана һәм бала мөнәсәбәте кебек темаларны киңрәк ача.
Китап битләрендә Коръәни Кәримдәге аять-сүрәләре урын алганлыктан, басмага игътибарлы булуыгыз сорала.

747 руб

Купить